Салкын тию үзе генә чукраклыкка китерми, әмма 5 яшькә кадәрге балаларда ялкынсынулар еш була. Табиб-сурдолог, отоневролог Яна Новикова «Радио1» радиосы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
Белгеч әйтүенчә, томау вакытында борын гына түгел, йоткылык өсте тирәсе дә шешә. Йоткылык өстендә урта колак куышлыгын тамак белән тоташтыручы евстахиев торбалары урнашкан. Шешү сәбәпле торба кысыла, вентиляция бозыла һәм ялкынсыну – отит барлыкка килә.
Аденоидларның зураюы аерым бер әһәмияткә ия. Алар ялкынсынуның кабат барлыкка килү куркынычын арттырып, колакка һава керү юлын томалый.
Табиб басым ясап әйткәнчә, ата-аналар балаларының сәламәтлегенә бик игътибарлды булырга тиеш. Еш чирләү, һичшиксез, җитди авырулар китереп чыгарачак, дигәне сүз түгел.
Ләкин колакта хроник авыруларны һәм начар ишетүне булдырмас өчен барлык сулыш юллары инфекцияләрен вакытында дәвалау таләп ителә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез