Башкортостанның Бәләбәй районы "Баженово" почта элемтәсе бүлеге башлыгы акча урлауда һәм бинаны яндыруда гаепләнә.
26 яшьлек хатын-кыз почта бүлеге сейфыннан 177 мең сум урлаган, ә аннары җинаять эзләрен яшерер өчен бүлектә янгын оештырган. Зыян якынча 700 мең сумга җиткән. Кыз гаебен таныган. Җинаять эше судка җибәрелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез