Эш хакын кимендә елга бер индексацияләүне законлаштырырга телиләр

Хезмәт хакларын елга бер тапкырдан да сирәгрәк индексацияләмәүне мәҗбүр итеп куйган закон проектын Дәүләт Думасы каравына тапшырырга телиләр. Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама белщн «Татар-информ» хәбәр итә.

Әлеге инициативаның авторы – Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов. РФ Хезмәт кодексының 134нче маддәсенә үзгәреш кертергә тәкъдим ителә, ул эш бирүчеләргә индексацияләү вазифасын йөкли, әмма индексацияләү сроклары һәм ешлыгы законнар белән регламентланмаган.

Нилов тәкъдим иткән закон проекты конкрет индексация срокларын һәм хезмәт хаклары үсешенең минималь дәрәҗәсен билгеләячәк. Депутат сүзләренчә, бу аларның чыгымнары үсү фонында хезмәткәрләрнең керемнәрен арттыруда гадел адым булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре