Газетага язылу

Эшләмәүче пенсионерларның уртача айлык акчасы 25 меңнән арткан

Март башына булган мәгълүматларга караганда, республикада эшләмәүче пенсионерларның уртача айлык акчасы 25 251 сум тәшкил иткән.

Социаль фонд мәгълүматлары буенча, бу – эшләүче пенсионерларныкыннан (23 314 сум) 8,3 процентка, ягъни 1937 сумга күбрәк. Шул ук вакытта бездә пенсиянең уртача күләме – 24 932 сум. Әлеге сан Россия буенча уртача күрсәткечтән (25 274 сум) 1,35 процентка кимрәк.

Гомумән, илдә эшләмәүчеләр уртача 25 647 сум күләмендә пенсия ала. Бу – эшләүче пенсионерларныкына (23 461) караганда 9,32 процентка күбрәк.

Март башында Татарстанда барлыгы 1 088 825 пенсионер исәпләнгән. Аларның 179 278 е эшли.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре