Бу хакта “РИА Новости” яза.
Матвиенко аңлатып үткәнчә, биредә барлык эшләмәүчеләр турында түгел, бәлки яшертен генә бөтен керемнәрен кесәсенә салып, дәүләт казнасына бер тиен дә күчермәүчеләр турында сүз бара. Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, акча эшләү мөмкинлегенә ия булмаучылар өчен дәүләт алга таба да түләячәк, һәм бу гадел дә.
“Эшлисең килмәсә – эшләмә. Башка керем чыганаклары хисабына яшәү мөмкинлегенә ия булсаң – рәхим итеп яшә. Әрәмтамаклылык турындагы статьяны беркем дә кире кайтарырга җыенмый. Ләкин, классик әйтмешли, җәмгыятьтә яшәп тә, аннан ирекле булып булмый. Мондыйларны мәҗбүри медицина иминиятләштерүе системасында катнаштыру ысулын тапсак, гадел булачак”, – дип билгеләп үткән Матвиенко.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез