Эшләмичә генә яшәү өчен күпме акча тупларга кирәклеген аңлатканнар

10 елдан соң аена бүгенге 100 мең сумга тигез булган пассив керем (иң киң таралган төре – банкка салып куелган акчадан керем) алу өчен 65 миллион сум тупларга кирәк. Финанс белгече Алексей Родин “Прайм” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Инфляциядән чыгып (инфляциянең уртача күләмен 8% итеп алганда), 10 елдан соң аена бүгенге 100 мең сумга бәрабәр булган пассив керем алу өчен елына 2,6 миллион сум туплау таләп ителәчәк. Шулай итеп, банктагы кертем елына уртача 8 процентка арткан очракта, мондый пассив керем алу өчен кимендә 21,6 миллион сум тупларга кирәк булачак. Әмма инфляция акчаның кыйммәтен киметкәнлектән, 10 елдан соң эшләмичә генә банк кертеменнән килгән процентлар хисабына аена бүгенге 100 мең сумга тигез сумманы алу өчен 21,6 миллион түгел, ә инде 65 миллион сум тупларга кирәк булачак, дип аңлаткан белгеч.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре