Трамп Мәскәүнең зәгыйфь ноктасын тапты шикелле: безнең кара алтын барреле 36,61 долларга кадәр түбәнәйгән. Дисконт 23,51 долларга кадәр җиткән. Океанда якорь салган танкерларда саклана торган миллиард баррельдән ашкан кара алтынны сатарга теләсәң, бәянең тагын да кискенрәк мәтәлчеге белән очрашырга туры килер.
Үзәк банк мондый вазгыятьне «пессимистик сценарий»да 2026 елга фаразлаган иде. Кара алтын өстендә күк күкрәү быел ук килде. Безнең нефтьнең үзкыйммәте ничек соң? Росстат 2022 елда нефтьнең үзкыйммәтен уртача 50 доллар дип бәяләгән. Дөрес, арзанлы нефть чыгара торган скважиналар да бар. Алар 25–27 долларлык җир мае бирә. Ләкин баррельнең үзкыйммәте 70 долларга җиткән ятмалар да җитәрлек. Уртача үзкыйммәт якынча 45–50 доллар тирәсендә дип фаразлана. Күрәбез, алтыга алып, яртыга сатарга туры килә. Нефтьчеләр үзләренә субсидия таләп итә башлаячак дигән сүз бу. Түбән бәя күпмегә сузылыр, шуңа бәйле булачак вазгыять. Бер-ике ай гына арзанга сатып, аннан бәя күтәрелсә, түзеп булачак. Шуннан озаккарак китсә, хәл мөшкел. СССР икътисады күтәрә алмады кара алтынның түбән бәясен.
Россия бюджетының нефтьчеләргә өстәмә субсидия бирергә мөмкинлеге юк. Казнада дефицит көтелгәннән зуррак. Бюджетның чималныкы булмаган керемнәре дә кими башлады, диләр. Мондый шартларда бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтү авыр. Компанияләр исә барысы да Мәскәүдән ярдәм көтә. Ярдәм булмаса, җитештерү түбәнәер, хезмәт хаклары кимер, эшсезлек үсәр. Соңгысының – реаль хезмәт хакларының кимүе социаль фондны акчасыз калдырачак. Үзәк банк аналитиклары да киләсе елга реаль хезмәт хакы 2,7 процентка гына артыр дип көтә. Артык зур оптимизм бу. Бүген үк инде халык билен кысып буа. Сораштырулар россиялеләрнең 24,5 процентының 45 мең сумнан кимрәк хезмәт хакы алуын раслый. Халык телендә бу сумма фәкыйрьлек чиге дип санала. Кайбер төбәкләрдә андый түбән хезмәт хакы алучылар саны 60–70 процентка җитә икән. Халык кибеттә акча янчыгын куркып чишмәс өчен 200 мең сумнан артык акча алып эшләү кирәк дип саный. Андыйлар Россиядә 7,5 процент кына.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез