1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе автомат рәвештә артачак.
“Татар-информ” Татарстанда яшәүчеләрнең нинди өстәмәгә исәп тота алуларын белешкән.
Пенсия арту өстәмә пенсия балларын (индивидуаль пенсия коэффициентын) исәпкә алуга бәйле. Бу баллар эш бирүченең 2024 ел дәвамында хезмәткәре өчен күчергән иминият взносларыннан чыгып исәпләнелә.
Хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче пенсионер өч пенсия коэффициентыннан артмаган күләмдә өстәмә алырга мөмкин. Шул ук вакытта әле пенсиягә чыкмаучылар елына 10га кадәр пенсия коэффициентына өметләнә ала.
Бер индивидуаль пенсия коэффициенты күләме иминият пенсиясен билгеләүгә нигез итеп алынган күрсәткечләргә бәйле. Узган елда аның бәясе 133,05 сум тәшкил иткән. Димәк, максималь өстәмә күләме 399,15 сумга җитәргә мөмкин.
Пенсия автомат рәвештә яңадан исәпләнәчәк. Моның өчен гариза тапшырырга кирәкми.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез