Эшле җыен: Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумында катнаша

Дөньяның 140 иленнән 20 мең катнашучы, 4 көн һәм токмачлы аш. Илнең Төньяк башкаласында Петербург халыкара икътисадый форумы (ПМЭФ – 2025) уза. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Җыенның беренче көннәренең төп вакыйгаларын тәкъдим итәбез.

1 нче көн

Билгеле булганча, форум 18 июньдә башланды. Анда дөньяның 140 иленнән 20 меңгә якын кеше катнаша. Эшлекле программа кысасындагы төп чаралар “Экспофорум” конгресс-күргәзмә үзәгендә уза. Елдан-ел форумның аерылгысыз өлеше булган күргәзмә дә биредә урнашкан. Анда ил төбәкләре, министрлыклар һәм ил компанияләре төрле юнәлешләрдәге иң алдынгы уңышларын тәкъдим итә. Башкаларның игътибарын җәлеп итү өчен дә тырышалар. Мисал өчен, Башкортстан форумга кәрәздән зур робот ясап килгән, робот тирәсендә бал кортлары да оча. Алтын милли бизәкле Татарстан стендын исә яңгырап торган татар җырлары аша бик тиз эзләп табарга мөмкин.

Форумның беренче көне кысасында Рөстәм Миңнеханов “Арнест” АҖ җитәкчесе Алексей Сагал белән очрашты. Яклар хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште.

Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Нокергулы Атагулыев белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдовка Россия–Төрекмәнстан мөнәсәбәтләре кысасында Төрекмәнстан белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде. Республика башлыгы билгеләп үткәнчә,  тугандаш халыклар тирән тарихи багланышлар, шулай ук нәтиҗәле сәүдә-икътисадый элемтәләр белән бәйләнгән. Узган ел йомгаклары буенча ике арада товар әйләнеше 39 миллион доллардан артып киткән.

Санкт-Петербургта Россиянең Инновацион төбәкләре ассоциациясе утырышы узды. Аны Ассоциация советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, быел ассоциация  оешуга 15 ел тулды. Бүген аңа илнең 19 төбәге керә һәм ул инновацияләр өлкәсендә уңышлы тәҗрибә алмашу өчен нәтиҗәле мәйдан булуын раслады. “Безнең уртак эшебезнең нәтиҗәсе дә сокландыра. Хәзерге вакытта Россиянең Инновацион төбәкләре ассоциациясе төбәкләренә илнең эчке тулай продуктының өчтән береннән дә күбрәк өлеше туры килә”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Форумның беренче көненең әһәмиятле вакыйгаларыннан берсе – “АвтоВАЗ” заводында чыккан өр-яңа “Lada Azimut” автомобилен тәкъдим иттеләр. Машина дигәннән, “КАМАЗ” генераль директоры Сергей Когогин Петербург икътисадый форумына, узган елдагы кебек үк, М11 аша пилотсыз “КАМАЗ”га утырып килгән. Ул юлда алган хис-кичерешләре турында Рөстәм Миңнехановка да сөйләгән. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. “Рәис сер итеп кенә планнары белән дә уртаклашты: “М12дә пилотсыз транспорт йөри башлагач, мин дә утырып барачакмын”, – дип язган ул “Телеграм” каналында.

Сүз уңаеннан, форумда катнашучыларны токмачлы аш һәм кыстыбый белән сыйлыйлар. 12 мең сумлык төшке ашның менюын Лилия Галимова күрсәтте. “Питер форумында елдан-ел өйдәге кебек. P.S. Чәй янына чәкчәк тә булыр дип өметләнәм”, – дип язган ул.

2 нче көн

Форумның икенче көне эшлекле очрашуларга һәм имзаланган килешүләргә бай булды. Татарстан Рәисе Севастополь губернаторы Михаил Развожаев белән күреште. Бу ниятләрен алар быел Татарстан башкаласында узган “KazanForum”да раслаган иде. “Безнең төбәкләрне яхшы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре бәйли. Севастополь шәһәре белән кайбер зур компанияләребез эшли. Энергетика, машина төзелеше, газ техникасы, IT һәм башка өлкәләрдә тәэмин итүне арттыру өчен зур мөмкинлекләр бар”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Михаил Развожаев җавап йөзеннән: “Май аенда, “KazanForum – 2025”тә, без Рөстәм Нургали улы белән 10 ел элек төбәкләр арасында имзаланган килешүне яңарту турында килештек. Бүген без эшчәнлекнең барлык юнәлешләрен диярлек колачлаган һәм 3 елга тәгаен чаралар планын үз эченә алган документны имзалыйбыз”, – диде.

Тыва Республикасы башлыгы Владислав Ховалыг белән очрашу барышында да 2026–2028 елларга ике арада икътисадый, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы имзаланды.

Татарстанда дәүләт хезмәткәрләре өчен үзебезнең почта сервисы кулланышка керергә мөмкин. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов “ВК” (“ВКонтакте”) генераль директоры Владимир Кириенко белән очрашу барышында фикер алышты. “Бүген мөһим юнәлешләрнең берсе – үзебезнең илдә җитештерелгән санлы чишелешләрне кулланышка кертү, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында да”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Владимир Кириенко билгеләп үткәнчә, Татарстан – санлы чишелешләрне тормышка ашыру юнәлешендә әйдәп бара торган төбәкләрнең берсе.

Форумда шактый килешү имзаланды. Шул исәптән Рөстәм Миңнеханов һәм Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе Андрей Тарасенко республика Хөкүмәте һәм Росморречфлот арасында республика елга портларын үстерүгә бәйле килешүгә кул куйды. Татарстан Рәисе һәм “Газпром-Медиа Холдинг” АҖ генераль директоры Александр Жаров республикада яшәүче халыкларның мәдәниятен чагылдырган контент булдыруга бәйле килешүне имзалады. Шулай ук Татарстан Рәисе катнашында “Россия” Акционер банкы” АҖ һәм “Алабуга” МИЗ”ы арасында, “Россия” Акционер банкы” АҖ һәм “Союз-Регион” Компанияләре төркеме” ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куйдылар.

Форум кырында Рөстәм Миңнеханов “Дом.РФ» АҖ генераль директоры Виталий Мутко белән төзелеш тармагының бүгенгесе һәм киләчәге турында да сөйләште. Татарстан Рәисе “Дом.РФ”нең “Мирас. Визионерлар” сессиясендә чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, республикада тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм үстерүгә зур игътибар бирелә. “Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге “Яңарыш” фонды тарафыннан тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау, торгызу һәм реставрацияләү буенча күләмле эш башкарылды”, – диде ул. Сүз уңаеннан, әлеге сессиядә эшкуар Эмин Агаларов Рөстәм Миңнехановка Казан белән эчкерсез соклануы турында әйтте. Бу хактагы видеоязманы интернетта Лилия Галимова урнаштырды.

Республикада дөнья чемпионаты этапларын үткәрү таләпләренә туры килә торган җиңел атлетика манежы төзелергә мөмкин. Моны Рөстәм Миңнеханов һәм Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе рәисе Петр Фрадков арасында имзаланган килешү кысасында тормышка ашырмакчылар. Татарстан һәм “Газпром нефть” нефть чыгаруны арттыруга бәйле уртак проектларны тормышка ашырачак. Моңа бәйле килешүне дә Төньяк башкалада имзаладылар.

Төркия сәүдә министры урынбасары Мостафа Тузҗу белән очрашу барышында яклар уртак проектлар турында сөйләште. Билгеле булганча, Татарстан Төркия белән сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. Былтыр ике арада товар әйләнеше ике тапкыр артып, 5,3 миллиард долларга җиткән.

Рөстәм Миңнеханов Россия Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды җитәкчесе Сергей Чирков белән очрашу барышында ассызыклаганча, эшнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе – халыкның тормыш сыйфатын яхшырту. Шул исәптән социаль яклау системасын үстерү һәм өлкән буын өчен уңайлы шартлар тудыру хисабына да. Татарстан Рәисе республикада СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары игътибар үзәгендә булуын да билгеләп үтте. Әйтик, республикада тернәкләндерү үзәкләре арта. Тагын берсе Бөгелмәдәге “Лилия” шифаханәсе базасында барлыкка киләчәк.

Форумда хәтта җәмәгать транспорты турында да сүз булды. Төньяк башкалада Рөстәм Миңнеханов “Дәүләт транспорт лизинг компаниясе” АҖ генераль директоры Евгений Дитрих белән күреште. “Сезнең компания белән берлектә без республикада җәмәгать транспортын уңышлы яңартабыз. Былтыр гына да сезнең ярдәм белән зур класслы 171 автобус сатып алдык”, – диде Татарстан Рәисе.

Җыенның пленар утырышы җомгага билгеләнгән. Анда Россия Президенты Владимир Путин да чыгыш ясаячак дип көтелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект автор Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре