Эсселәр янгын куркынычын арттыра: синоптиклар һава торышын фаразлады

Бүген һәм алдагы тәүлекләрдә Татарстанда эссе һәм коры һава торышы саклана. Казанда төнлә һава 16-18 градуска кадәр җылыначак, ә бүген көндез +30дан +32 градуска кадәр җитәчәк. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә, явым-төшем көтелми.

Тулаем Татарстан буенча бүген төнлә һава температурасы 13-18 градус тәшкил итәчәк, ә көндез – 28-33 градус эссе булачак, явым-төшемнәр көтелми, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Коры һава торышы һәм һава температурасы югары булу сәбәпле, республикада урманнарның югары янгын куркынычы саклана (4 класс), шуңа халыкка сак булырга киңәш ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

һава торышы

Көн хәбәре