«Самолет» дип аталган девлопер компания хөкүмәттән 50 миллиард сумлык ярдәм сораган иде. Үтенеч кире кагылды. Гомумән, төзи торган компанияләр өстенлекле ипотека шартларында гына яши ала. Ипотека базары кысылу аларны котылгысыз һәлакәткә китерәчәк. Болай да төзелгәннең күп өлеше сатылмый. Квадрат метрлар бәясе исә кискен темплар белән үсә. Тармакның кризиска бик якын торуын күрсәткән фактлар арта. Төзелеш чүгә башласа, ил икътисадында хәл катлауланачак. Федераль хөкүмәт шуңа күрә тармакны тотып тору өчен зур акча түгә: триллионлаган сум акчаны өстенлекле ипотеканы тәэмин итәргә тота.
Әмма вазгыять шундый: ярдәмне никадәр күбрәк күрсәтәсең, төзүчеләр шуның кадәр югарыдан егылып төшәчәк. Кризисны артка чигереп була, аннан котылып булмый. Хөкүмәт, мөгаен, шуңа күрә «Самолет» сораган ярдәмне күрсәтүдән баш тарткандыр. Компаниягә чынлыкта 50 миллиард сум гына акча аз. Аның әҗәтләре йөз миллиардлар белән исәпләнә. Бүген 50 миллиард бирсәң, иртәгә йөзне сораячак. Ә олигарх Дерипаска, «Самолет»ка булышмау чылбыр реакциясе китереп чыгарачак һәм ил икътисадына зуррак югалтулар китерәчәк, дип фаразлый. Төзелеш тармагының куркыныч чирдән интегүен раслый торган фараз бу.
Халыкның тормыш дәрәҗәсе түбәнәю тагын бер тармакның куәтле кризисы башлануында чагыла. Сөт продуктларына ихтыяҗ кими. «Җитештерелгән сөтне кая куярга?» дигән четерекле сорау көн тәртибенә килеп баса. Тармак җитәкчеләре бу хакта чаң суга. Ил төбәкләрендә фермерларның сөтне җиргә агызу фактлары ишәя. Бердән, алмыйлар. Икенчедән, алсалар да, бик түбән бәягә генә. Сөтнең кышкы айларда сатып алу бәясе түбәнәюе вазгыятьнең авырлыгын дәлилли. Вак хуҗалыклар, фермерлар сыерларның баш санын киметә.
Хөкүмәт бюджет кризисын хәл итү белән мәшгуль. Мәскәүдә эшләмәүче, әмма акча сарыф итүче халыкны ачыклый һәм салым сала башладылар. 64 мең эшсез «бай» табылган һәм алардан 9 миллиард сум салым каерып алынган инде. Тәҗрибәне бөтен илгә җәелдерергә ниятлиләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез