Чаллыда эш эзләүчеләр социаль контракт буенча социаль ярдәм алырга мөмкин. Моның өчен Мәшгульлек үзәгенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта “Челнинские известия” Социаль яклау идарәсе башлыгы Ленар Шакиров сүзләренә таянып яза.
Башта Мәшгульлек үзәгендә “Работа России” порталы аша эшсез сыйфатында теркәлгәннән соң 14 317 сум түлиләр. Икенче тапкыр эшкә урнашканда хезмәт хакына өстәмә рәвештә тагын 14 317 сум, аннары ике ай дәвамында шундый ук күләмдә акча түләнелә. Шул рәвешле гомуми сумма 57 268 сумга җитә.
Эшкә урнашуга дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша юлларга яки Социаль яклау идарәсенә шәхсән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
“Эшкә урнашканда дәүләт социаль ярдәме күрсәтү өчен шәһәргә 17 миллион 694 сум бирелде. Шуның 7 миллион 642 мең сумы түләнде инде”, – ди Ленар Шакиров.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез