Оешмаларга 30 яшькә кадәрге эшсезләрне эшкә урнаштыруга ярдәм итү программасы киңәйтелгән. Моңа кадәр бары тик кайберәүләр генә дәүләт ярдәменә исәп тота алган.
Россия Хөкүмәте матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, субсидия күләме (хезмәткә түләүнең 3 минималь күләмен тәшкил итә) район коэффициентына, иминиятләштерү взнослары суммасы һәм эшкә урнашучылар санына тапкырланачак. Шул ук вакытта оешма тәүге түләүне – хезмәткәр эшкә урнашканнан соң бер ай узгач, икенчесен – өч ай узгач, өченчесен ярты елдан соң алачак. Эш бирүчеләр ярдәм алу өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Моннан тыш, Хөкүмәт эштән җибәрелү куркынычы алдында калучыларны эшсезләр сыйфатында теркәү таләбен юкка чыгарган. Исегезгә төшерәбез: Министрлар Кабинеты яз көне халыкны эшле итүгә 40 миллиард сум чамасы биргән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез