Закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән.
Дәүләт Думасында эштә бәхетсезлек очрагы килеп чыгу сәбәпле һәлак булучылар яки профессиональ авырудан үлүчеләрнең гаиләләренә иминият акчасын арттыруны күздә тоткан закон проекты каралачак. Түләү күләмен 2 миллион сумга җиткерү тәкъдим ителә.
Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, иминиятләштерелгән кешенең үлүе очрагында түләү күләме әлегә 1 миллион сум тәшкил итә. Инфляциягә карамастан, акча күләме 2014 елдан бирле үзгәртелмәгән.
Тәкъдим авторлары иминиятләштерелгән кеше производствода бәхетсезлек очрагы сәбәпле, яки һөнәри чирдән үлүе очрагында 2 миллион сум күләмендә бер тапкыр иминият түләвен билгеләүне тәкъдим итә
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез