Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының МАХтагы каналы шул хакта хәбәр итә.
Ведомствода аңлатып үтелгәнчә, эштән киткәннән соң 30 календарь көне эчендә авырган яки имгәнгән кешенең, әле яңа эшкә урнашмаган очракта, “больничный” алуга хокукы сакланып кала. Бу очракта түләү уртача хезмәт хакының 60 проценты күләмендә күчерелә. Түләү алдагы ике календарь елындагы уртача керемнән чыгып исәпләнелә.
Аңа шушы чорда эш бирүчедән алынган хезмәт хакы керә. Иминият стажы исәпкә алынмый. “Больничный”ның беренче 3 көне өчен – элекке эш бирүче, ә инде дүртенче көннән башлап – Россия Социаль фонды түли.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез