Газетага язылу

Эте белән урамга чыгып киткән 9 яшьлек кыз юкка чыккан

Халыктан сорашалар, видеорегистраторлардагы мәгълүматларны өйрәнәләр: эте белән урамга чыгып киткән 9 яшьлек кыз юкка чыккан. Баланы өченче тәүлек эзлиләр инде.

Баланы өченче тәүлек эзлиләр инде.

Смоленск шәһәрендә 300 дән артыграк кеше 9 яшьлек кызны эзли. Бу хакта «ТАСС» «Сальвар» эзләү отряды мәгълүматларына таянып яза. Волонтерлар җирле автомобильчеләрдән видеорегистраторлар язмаларын соратып алган, югалган кыз яшәгән йортта, шулай ук күрше йортларда яшәүчеләрдән сораштырулар дәвам итә.

Моннан тыш баланың мобиль телефонындагы (ул аны өендә калдырган) барлык мәгълүматлар өйрәнелә. Анда шиккә салырлык ниндидер язышулар табылмаган.

9 яшьлек кыз сишәмбе – 24 февральдә иртән этен урамга алып чыккан җирдән юк булган. Фатир ачкычын үзе белән алмаган булган. Эте өйгә үзе генә кайткан.

Үтерү буенча да җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре