– Татарстандагы өч айдан өлкәнрәк бөтен эт тә теркәлергә тиеш. Әгәр гаиләгездә яңа йорт хайваны барлыкка килсә, аны да бер ай эчендә исәпкә кую сорала. Ә инде әгәр эт республикада вакытлыча, ягъни 30 көн тирәсе генә торса, теркәү мәҗбүри түгел, - дип аңлатты журналистларга Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Денис Аксаков.

Аның сүзләренчә, чип куйдырту куркынычсыз һәм авырттырмый. Бу эш киләчәктә этләрнең хуҗасын табарга да ярдәм итәчәк.
– Сукбай этләрнең күпчелеге көзен, кешеләрнең дачалардан фатирларына күченгән вакытта арта. Идентификация ярдәмендә без шундый этләрнең хуҗаларын таба алачакбыз. Чипта шулай ук этнең туу вакыты, токымы, прививкалары турындагы мәгълүмат та булачак, – диде ул.
Шәһәрләрдә әлеге эшне дәүләти һәм түләүле клиникаларда башкарырга була. Чип бәясе – 150-200 сум, аны куйдыру – 150 сум. Ләкин системага мәгълүматларны бары тик дәүләти ветеринарлар гына кертә ала. Шуңа күрә әгәр этегезне түләүле клиникага алып барсагыз, исәпкә алу өчен барыбер аларга мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Дәүләт хезмәтләре порталы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Әгәр хайваны теркәлмәсә, аның хуҗасына беренче тапкыр кисәтү ясалачак. Икенче тапкырында 2-4 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
– Әгәр хокук бозу ел дәвамында кабатланса, штраф инде 5 мең сумны тәшкил итәчәк. Узган ел җәза бирмәдек. Әмма быелның 1 гыйнварыннан административ штрафлар төзиячәкбез. Хәзер гомуми суммасы 400 мең сумга якын булган 100дән артык карар төзелде, – диде Денис Аксаков.
Ветеринарлар мондый рейдларны һәр ай саен уздырырга планлаштыра. Февральдә, мәсәлән, үз этләрен тезгеннән башка йөртүче хуҗаларны ачыклаячаклар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез