Этләрне мәҗбүри теркәү турындагы закон проектын кабул иттеләр

2017 елдан бирле Татарстанда ирекле рәвештә нибары 14 мең этне генә теркәгәннәр. Узган елгы күрсәткечләр буенча аларның гомуми саны 125 мең булуын исәпкә алсак, теркәлү узган этләр саны 12 процент кына дигән сүз. 2019 елда 4,7 мең йорт хайванын исәпкә куйган булсалар, 2023 елда аларның саны нибары 65 булган.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов аңлатуынча, хуҗасыз этләр санын киметү, югалган йорт хайваннарының хуҗасын эзләү җәһәтеннән аларны ихтыяри теркәү тиешле нәтиҗә бирми.

Бу мәсьәләне хәл итү максатыннан Татарстан Дәүләт Советы депутатлары этләрне мәҗбүри теркәү турындагы закон проектын кабул итте. «Этләрне ихтыяри теркәүне гамәлдән чыгару республикада хуҗасыз хайваннарның санын киметү мәсьәләсен җайга салу юлында беренче адым булачак», – диде  Алмаз Хисаметдинов закон проектын тәкъдим иткәндә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре