Газетага язылу

Евгений Люлин татарстанлыларны Республика көне белән котлый

Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы Рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Евгений Люлин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтовка Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итү уңаеннан котлау юллаган.

«Татарстан – безнең якын күршебез, күптәнге тарихи, икътисадый, мәдәни багланышлар бәйли торган, 2012 елда төзелгән парламентара хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә һәрчак әһәмиятле инициативага җавап бирергә һәм уртак эшкә әзер дустыбыз, – диелә котлауда. – Күп милләтле, үз тарихын кадерләп саклаучы һәм бер үк вакытта матур киләчәккә омтылучы Татарстанга һәм аның башкаласы гүзәл Казан шәһәренә гашыйк булмау мөмкин түгел».

Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Татарстанны илнең иң динамик һәм икътисадый яктан алга киткән төбәкләренең берсе дип атаган. «Уңышларның сере – тотрыклылык, хакимиятнең үтә күренмәлелеге, бизнеска ачыклык, үсеш стратегиясендә Кеше капиталына юнәлеш, – дип билгеләгән Евгений Люлин. – Татарстан – Россия дәрәҗәсендәге генә түгел, ә халыкара дәрәҗәдәге җиңүләр һәм казанышлар калейдоскобы, фән, мәдәният, спорт, мәгариф, алга киткән сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе булган, инновацияләр һәм туристлар төбәге».

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре