Газетага язылу

Талия Миңнуллина: «Безнең максат – файдаланылмый торган объектларга икенче гомер бүләк итү»

«Татарстанның мөлкәт витринасы» проектының максаты урнаштырылган объектларны торгызу гына түгел, ә аларга икенче гомер бүләк итү дә.

Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сүзләренчә, агентлык Инвестицион порталда һәм инвестицион картада 41 мәдәни мирас объектын урнаштырган. Сервис объектларның статусы, хәле, тарихи белешмәсе һәм аларны ничек кулланып булачагы турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

– Безнең максат – объектларны торгызу гына түгел, ә дәүләт ярдәменең үтемле чаралары аша аларны икътисади әйләнешкә кертеп, икенче гомер бүләк итү, – дип ассызыклады Талия Миңнуллина.

Шул ук вакытта ул объектларның аз сатып алынуларын яки арендага бирелүләрен ассызыклады.   

– Без барыбыз да икътисади хәлнең җиңел түгеллеген күрәбез. Алдан фаразлаганча, икътисад акрынайды. Моны саннарда да, инвестиция проектлары буенча да күрергә була. Әгәр моңа кадәр зур инвестиция проектлары заем акчалары белән финансланса, хәзер ставкалар югары. Гомумән алганда, ил буенча караганда Татарстанның хәле яхшырак, – диде ул.

«Витрина»да инвестор тәкъдим ителгән объектның нечкәлекләрен, кадастр номерын, аны кулланудагы чикләүләрне күрә ала.

– Техник сораулар бар, чөнки бу мәгълүматларның бер өлешен районнар кертә. Алар аларны төрле форматта урнаштыра, фотосурәтләрне һәрвакыт матур гына итеп куймыйлар. Шуңа күрә бу мәсьәләдә эшлисе эшләр бар әле, – диде Талия Миңнуллина.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре