«Файдам тисен»: 13 яшьлек Ильяс Сираев татар теленнән онлайн курс ачкан

Башкалар да белсен! Чаллының «Адымнар» мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Ильяс Сираев татар теленнән онлайн курс ачкан. Ул аны ничек оештырырга җыена? Укучылары кемнәр? Ильястан әлеге курсларның үзенчәлеге, беренче дәресе турында кызыксындык.

Егетнең хыяллары зурдан. Киләчәктә татар телен өйрәтү буенча лагерь төзисе, репетитор буласы килә. Әлегә исә татарча белмәүчеләрне татар теленә өйрәтергә тели. Барысы да бушлай! Курска язылучылар саны бер дистәдән артып киткән. Сыйныфташлары, спорт түгәрәгендә шөгыльләнүче дуслары язылган. Алар арасында башка милләттәге егет-кызлар да бар. Кыскасы, Ильяс җәйге каникулын башкаларны укытып үткәрәчәк.

– Татар теле курсы оештыру фикере миндә быелгы уку елында гына туды. Хәзерге вакытта татарча сөйләшүче балалар аз. Чөнки әти-әниләр балаларын татар теленә өйрәтми, мәктәпләрдә дә тиешенчә укытмыйлар. Туган телемне популяр итү, милләтемә файда китерү өчен курс ачып җибәрдем. «Кайнар» дип атала ул. Әти-әнием дә, дусларым да фикеремне хуплады. Максатым – аралашырга өйрәтү. Атнага 2–3 мәртәбә 40 минутлык дәресләр узачак, – ди 13 яшьлек Ильяс Сираев.

Беренче сабагы әйбәт кенә узган. Онлайн дәрескә ике кеше кергән. Икесе дә – башка милләт вәкилләре. Берсе 12 яшьлек кыз булса, икенчесе – 29 яшьлек егет. Икесенең дә татарча өйрәнәсе килә икән. Тиздән башкалар да җай табар, ди ул.

– Укучыларны өйрәтергә тәҗрибәм юк дисәм дә була. Әмма мин белгәнемне башкаларга өйрәтә алам. Моңарчы үземне укытучы ролендә сынап караганым юк иде әле. Өйдә дә, мәктәптә дә һәрвакыт татарча сөйләшәм. Уку программасын, телне өйрәнүдә туган кыенлыкларны исәпкә алып төзедем, –ди ул. – Дәресләр минем каналда уза. Туры эфирга теләгән кешеләрне кушам. Темаларны бергәләп өйрәнәбез. Гади һәм аңлаешлы булсын. Иң мөһиме –теләп өйрәнсеннәр. Өй эшләре дә бирәм. Укучыларның өйрәнү теләге бар. Алар арасында татарчасын яхшыртырга теләүчеләр дә, бөтенләй белмәүчеләр дә бар. Мин үзем инглиз, төрек телләрен дә беләм. Димәк, төрекчәне татар теле белән чагыштырып та өйрәтә алам.

Татар телен ничек популяр һәм кызыклы итәргә? Аның белән бу хакта да сөйләштек.

– Өйдә һәрвакыт татарча сөйләшәбез. Үз телеңдә аралашу, аңлашу рәхәт бит. Закир исемле энекәшем бар. Әнием – язучы Лилия Гыйбадуллина. Әтием металл базасында эшли. Алар безгә яхшы тәрбия бирә, – ди Ильяс. – Татар телен популяр итәр өчен мәктәпләрдә татарчаны юньләп өйрәтсеннәр иде. Дәресләр балалар кызыксынып укырлык булсын. Алар өчен татарча фильмнарны күбрәк төшерергә, социаль челтәрләрдә кызыклы видеолар чыгарырга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре