175 нче мәктәптәге фаҗига вакытында үтерелгән укытучының кем булуы ачыкланган.
Ул - 26 яшьлек инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
175 нче мәктәптәге фаҗига вакытында үтерелгән укытучының кем булуы ачыкланган.
Ул - 26 яшьлек инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам ага Шакировның арабыздан китүенә киләсе елның гыйнварында инде 6 ел була. Аның кебек моңлы җырчылар йөз елга бер генә туа, диюләре хактыр. Ул – үзеннән соң гаҗәеп зур мирас калдырган шәхес.
18 ноябрьдә «ШАЯН ТВ» телеканалы яңартылган электрон сайт – балалар өчен яңа мультимедиа платформасының презентациясе узды.
Сезнең балалар эш сорыймы ул? Минем шәһәр балаларым яздан бирле эш сорыйлар менә. Өйдәге эшләр турында әйтүем түгел. Анысын ничек тә эшләмәү ягын карыйлар. Каядыр урнашып, акча эшлиселәре килә. «Аның мәшәкате тагын безнең өскә калачак, менә әйтте диярсең», – дип, кире уйлатмакчы булам. Юк инде, бер башына керткән үсмер малаеңны туктатам димә.
Дәүләт ярдәменнән башка булмый. Кооперативларга ярдәм күрсәтергә, грантларны арттырырга һәм эшләр өчен шартлар тудырырга. Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитетында фермер һәм шәхси хуҗалыклар проблемалары турында сөйләштеләр. Аерым алганда, сүз аларда терлек саннарын арттыру турында барды. Очрашуда Татарстан вәкилләре дә үз сүзләрен әйтте.
Тормышның өч баскычы. Республикада Бәби, Яшьләр һәм Карт авыллары бар. Юк, бу – аларның кушаматлары түгел, ә исемнәре. Сабыйлары туамы? Яшьләре авылда төпләнеп каламы? Ә картлары бирешмиме? Менә шуларның өчесе бергә үрелеп барганда гына яшәүнең ниндидер мәгънәсе бар кебек. «ВТ» хәбәрчесе әлеге авыллардагы вазгыятьне, яшәү фәлсәфәсен белеште.
Дәүләтнекеннән башлаячаклар. Медицина вузын тәмамлаган студентлар өч ел дәүләт оешмасында эшләргә тиеш булачак. Россия Президенты Владимир Путин шундый законга кул куйды. Кыска вакыт эчендә бу яңалык шактый шау-шу уятырга өлгерде. Берәүләр моны күптән кирәкле гамәл дип бәяләсә, икенче берләре аның нәтиҗәле булачагына шикләнә.
Булдыра алганча. Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итүче изге күңелле кешеләр әнә шулай ди. Егетләргә ярдәм итү безне тагын да берләштерде. Аеруча авыл халкы тагын да дуслашты, тагын да бердәм булып яши башлады.
Гаилә ипотекасын икенчел торак базарына да җәелдермәкчеләр. Бу мәсьәләне Россия Дәүләт Думасында күтәргәннәр. Әйтүләренә караганда, яңа йортларда төзелә торган фатирлар бик кыйммәт. Шуңа күрә әле буяу исе дә кипмәгән торакны никадәр зур ташлама белән алсаң да, иске йорттагысы арзангаракка төшә. Ул арада гаилә ипотекасының процент ставкасы үзгәреп куймагае. Торак базарын ни көтә?
Аның моңлы тавышын тамашачы бик тиз үз итте. Җырчы Илдар Әхмәтовның үзенә генә хас сөйкемлелеге дә бар.
14–16 ноябрьдә дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар, кулларына каләм тотып, «Татарча диктант» язды. Быел акциядә 27 ил һәм Россиянең 70 төбәгендә яшәүчеләр катнашырга теләк белдергән. Бу юлы «Ватаным Татарстан» газетасы да, акциягә оештыручы буларак кушылып, 50 ләп кеше белән бергә диктант язды.
Фикер өстәү
Фикерегез