Газетага язылу
  • Фото: ntr-24.ru

Фаҗигадән соң

«Түбән Кама Нефтехим»дагы заводларның берсендә булган вакыйгалар әле дә көн кадагында. Өч көнлек матәм узганнан соң да шәһәр фаҗига шаукымында яши, предприятие гадәттән тыш хәл режимында эшли. Тикшерү эше дәвам итә, зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтелә.

Фаҗигадән соң

Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә дә бу фаҗига аерым телгә алынды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ашыгыч хезмәтләрнең, Түбән Кама администрациясенең һәм предприятие җитәкчелегенең бердәм эшен билгеләп үтте.

– Җитештерүдәге аварияләр – барыннан да элек, безнең кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге ул. Җитештерүдә иминлек мәсьәләләре безнең һәрберебез өчен беренче урында булырга тиеш. Бу эштә вак-төякләр булмый. Контроль-күзәтчелек органнары, министрлыклар, җитештерү предприятиеләре җитәкчеләренә технологик процессларның үтәлешенә карата контрольне көчәйтергә, сәнәгать куркынычсызлыгы таләпләрен тайпылышсыз үтәргә, персоналны сыйфатлы белемнәр белән тәэмин итәргә кирәк. Шулай ук подряд оешмалары эшенә контрольне көчәйтү дә кирәк, – дип кисәтте Рәис. – «СИБУР»ның куркынычсызлык системасы бик кырыс. Шуңа да карамастан, безнең республиканың техноген булуын исәптә тотарга кирәк. Диверсияләр һәм дошман һөҗүмнәре бер нәрсә, кайвакыт үзебезнең җавапсызлыгыбыз да куркыныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Бу мәсьәләләргә аерым игътибар бирмәү мөмкин түгел.

Шәһәр хакимиятендә узган «эшлекле дүшәмбе» утырышында кала мэры Радмир Беляев авариядән соң заводта конструкцияләрне сүтү эшләре дәвам итүе хакында җиткерде. Тәүлек әйләнәсе барган эшләргә Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре һәм башка хезмәтләр җәлеп ителгән. Коткару һәм авариягә бәйле эшләрдә барлыгы 522 хезмәткәр һәм 164 берәмлек техника катнаша.

Шартлау аркасында шәһәрдә зыян күргән йортларны 10 апрельгә кадәр төзекләндерергә вәгъдә итәләр. Барлыгы 131  мөрәҗәгать килгән, аларның 24 е инде хәл ителгән. Күпчелеге балкон һәм тәрәзәләр ватылуга бәйле.

Зыян күрүчеләргә һәм һәлак булганнарның гаиләләренә кирәкле ярдәм күрсәтелә. Администрация, предприятие вәкилләре, психологлардан торган ярдәм төркемнәре эшли, алар зыян күрүчеләрнең, һәлак булганнарның якыннары, туганнары белән тәүлек буе элемтәдә тора, кирәкле ярдәмне күрсәтә. Балигъ булмаган балалы гаиләләр аерым игътибарга алынган.

Кайда эшләгән булуларына карамастан, предприятие һәлак булганнарның туганнарына 10 млн сум акча түләргә вәгъдә итте. Иминиятләштерү буенча тагын 3 млн сум түләү каралган. Хастаханәгә эләккән зыян күрүчеләргә дә, шулай ук кайда эшләүләренә карамастан, 3 миллион сум түләнәчәк. Алга таба тернәкләндерүгә бәйле барлык чыгымнар да капланачак.

Экология мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Шәһәр территориясендә тәүлек буе 15 автомат күзәтү посты эш алып бара. Һава контроле көчәйтелгән, Татарстан Экология министрлыгы, Росприроднадзор, Роспотребнадзор хезмәтләре җәлеп ителгән. Район башлыгы Радмир Беляев сүзләренә караганда, экологиягә һәм шәһәр халкына куркыныч янамый.

Ул коткаручыларга, янгын сүндерүчеләргә, табибларга, медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерде. Шәһәр һәм район халкының да бердәмлеген, һәрвакыт ярдәмгә әзер булуларын билгеләп үтте. 50 дән артык эшмәкәр зыян күрүчеләрнең туганнарына һәм якыннарына ярдәм күрсәтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, Түбән Кама Үзәк хастаханәсендә 11 кеше дәвалана, хәлләре тотрыклы. РКБда дәваланучы 3 пациентның хәле тотрыклы. 10 кеше Мәскәүнең әйдәп бара торган клиникаларында медицина ярдәме ала, хәлләре авыр һәм уртача авырлыкта.

Узган ялларда Түбән Камада фаҗигадә һәлак булучыларны соңгы юлга озаттылар. Рәсми мәгълүматлардан куркыныч вакыйгада 7 кешенең һәлак булуы билгеле. Тагын 5 кешене эзләү дәвам итә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре