«Бу торак-коммуналь хуҗалык системасы тотрыклы һәм ышанычлы эшләсен өчен кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, федераль һәм республика дәрәҗәсендә кабул ителә торган барлык программалар – республика халкының тормыш сыйфатын яхшырту өчен эшләнә.
Ирек Фәйзуллин тапшырылучы мобиль котельныйларга аерым тукталды. Ул искәрткәнчә, 15 ел элек мондый котельныйларны бик озак эзләргә туры килгән, чөнки алар булмаган диярлек.
«Бүген мондый җиһазлар бөтен Россия территориясендә диярлек бар. Без һәрвакыт сатып алу мөмкинлекләрен тәэмин итәбез, шул исәптән коммуналь инфраструктураны модернизацияләү кысасында да», – диде министр.
Районнарга барлыгы 22 берәмлек техника тапшырылды. Шул исәптән, тракторлар һәм самосваллар, мобиль котельныйлар, КамАЗлар, Уазлар һ.б.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез