Фәйзуллин төзелеш оешмаларына: "Бәяләрне арттырмагыз"

Россия төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, хакимияттә төзелеш тармагына яңа ярдәм чаралары әзерләнә, әмма аларны тормышка ашыру өчен бәяләрне арттыру ягына таба үзгәртмәү мөһим. Бу хакта ул Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының еллык коллегия утырышында хәбәр итте.

Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, бүген ил күләмендә күп төрле ярдәм чаралары гамәлдә. Әмма югары процент ставкасы торак сатып алу мөмкинлеген киметте.

"Төзелеш оешмаларына мөрәҗәгать итеп әйтәм, яңа әзерләнүче ярдәм чараларын тормышка ашыру өчен, бәяләрне арттыру ягына таба үзгәртмәгез. Бәяләрне "катырырга" кирәк. Без җитештерүчеләр, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, шул исәптән, төзелеш чималлары бәяләрен ирекле рәвештә "катырып" тору мәсьәләсен тикшерәбез. Бәя 1 июльдән тарифларга бәйле үзгәрешләрне исәпкә алып кына күтәрелергә тиеш. Югыйсә, тагын бөтен акчаны кыйммәтләнү хисабына "ашап" бетерәчәкбез", - диде министр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре