Танылган язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Факил Сафинның яңа матур басмалары сатуга әзерләнә. Бу хакта Татарстан китап нәшрияте хәбәр итә. Китаплар Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә Татарстан китап нәшриятында басылган.
Һәр китапка нәниләр күңеленә хуш килердәй игелекле, зирәк һәм мавыктыргыч шигырьләр тупланган. Китапның һәр бите матур рәсемнәр белән бизәлгән. Тиздән яңа басмалар сатуда пәйда булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез