Фән Вәлиәхмәтов иҗатына багышланган бәйге башланды

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов иҗатына багышланган «Үзем җырлыйм, үзем уйныйм!» төбәкара конкурсы игълан ителде. Бу хакта Татарстанның Санкт -Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс халык иҗатын үстерү һәм яңа талантларны ачу, халык музыка сәнгатен пропагандалау максатларында үткәрелә.

Конкурста катнашучы һәр турда татар халык җырын һәм татар авторының җырын тальян гармунда яисә башка ике рәтле гармунда башкарырга тиеш.

Конкурста катнашучылар 2025 елның 15 декабренә кадәр конкурсның рәсми төркемендә видеоязма урнаштырырга һәм гариза тутырырга тиеш, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре