Фәнис Гәрәфиев: «Башта эш дип калдым, аннары туган якта яшәүнең рәхәт булуын аңладым»

Металл эшеннән тәм табып, эшен, Татарстанда без бердәнбер, дип әйтерлек итеп оештырган бу егеткә нибары 26 яшь. Яшьли хезмәтне яраткангамы, әллә инде әтисе эшен дәвам итүне үзенә бурыч итеп алгангамы, ул кыска вакытта матур гына нәтиҗәләргә ирешкән. Сүзебез  «Металл» заводлар төркеме җитәкчесе Фәнис Гарәфиев турында.

«Металл» сендвич панельләре Татарстанга гына түгел, Үзбәкстан һәм Казахстанга кадәр барып җиткән. Чөнки биредә иң беренче урында продукциянең сыйфаты тора. Чынлыкта чит төбәкләргә чыгарга омтылмыйбыз, безгә Татарстан һәм күрше төбәкләр дә җитә, ди җитәкче. Сер итеп кенә, Британия җиһазларында эшли торган мәйданнан аена 30 миллион сум керем алуларын да әйтте. Ә бит биредә нибары 28 кеше эшли. Моннан тыш тагын 18 кешене эшле итәргә әзерләр.

– Вакансия бар, хезмәт хаклары да яхшы. Җәй айларында, мәсәлән, 30 – 35 мең сум түләдек. Ләкин Арчаның Казанга якын булуы үзенекен итә, күп кеше китеп эшли. Аннан соң, без бит – әле яңа гына аягына басып килгән оешма. Чит ил җиһазларын алганыбызга әле бер генә ел, – дип аңлатты ул вазгыятьне. Хезмәткәрләренә хөрмәт белән, ярты җиһазны үзебез кордык, шундый акыллы кешеләр эшли бездә, дип тә өстәп куйды. Тагын киңәергә дә исәпләре юк түгел.

Яшьләр ата йортыннан читкә очарга атлыгып торган заманда бу егетне туган җирендә ни тота?

– Әти эшен читтән торып та дәвам итеп булыр иде, анысы. Дөресен әйткәндә, башта эш дип калдым, тора-бара туган якта  яшәүнең рәхәт булуын аңладым. Хәзер бит Казанга яки башка шәһәргә бару әллә ни зур проблема түгел, – ди Фәнис.

Сөйләгәндә бар да җайлы кебек. Ләкин үзләре сәнәгать өлкәсендә эшләгән кеше аның вакытны, көчне ничек суырганын аңлый торгандыр. Фәниснең көчле нәсел  вәкиле икәне ерактан күренеп тора. Аның әтисе Фәнил – районда эшмәкәрлекне беренчеләрдән булып башлап җибәргән, халыкка, районга игелекле хезмәт күрсәткән шәхес. Автоһәлакәттә һәлак булган Фәнил Гарәфиевнең исеме Арчада гел телдә, туган көнендә истәлегенә хоккей турниры да оештырыла. Фәнистә дә әтисенең киң күңеллелеге, җирне, кешеләрне яратуы сизелеп тора.

Гөлинә Гыймадова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Гөлинә Гыймадова

Көн хәбәре