Газетага язылу

Фәрид Абдулганиев «Безнең заман» фестивалендә катнашучыларны сәламләде

Бүген Пирамида мәдәни-күңел ачу комплексында эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XIV ачык республика телевизион фестиваленең гала-концерты уза.

Катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев сәламләде.

«Әлеге фестивальнең мохите үзенчәлекле. Ул яшь эшчеләрне берләштерүнең, аларның һөнәри һәм иҗади үсешенең нигезе булып тора. Ул корпоратив рухны ныгыта, сәләтле кеше үзен җитештерү эшендә дә, иҗатта да күрсәтә алучы оешманың брендын формалаштыра.

Бу юнәлештә «Безнең заман» фестивале – сәләтле эшче яшьләрне тәрбияләү буенча республикада иң уңышлы проектларның берсе. Әлеге фестивальдән башка эффектив инновацион сәнәгатьнең үсешен һәм гомумән икътисадның тотрыклылыгын күз алдына китерү кыен.

«Безнең заман» Россиядә халыклар бердәмлегенә багышланган һәм республикада хәрби һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган чараларның матур дәвамы. Ул безнең хезмәт сөючән күпмилләтле илебезнең байлыгын күрсәтә. «Безнең заман» фестиваленең киләчәге зур, дип ышанам,– диде Фәрид Абдулганиев чыгышында.

Дәүләт Советы Рәисе фестивальне оештыручыларга рәхмәт белдерде. Быел фестивальдә Татарстан, Удмуртия республикаларыннан, Казахстан, Беларусь һәм Төркиядән килгән делегатлар катнаша.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре