«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән тарихи гаделлек һәм халык бердәмлеге тантанасы символына әйләнгән истәлекле дата – Донецк Халык Республикасының, Луганск Халык Республикасының, Запорожье өлкәсенең һәм Херсон өлкәсенең Россия Федерациясе белән берләшү көне уңаеннан котлыйм.
2022 елның 30 сентябре илебез елъязмасына мәңгегә язылды. Бу көнне туган телендә сөйләшү, ата-бабалар истәлегенә хөрмәт белән карау һәм үз традицияләре буенча яшәү хокукы өчен еллар дәвамында көрәшкән миллионнарча кешеләр күптән көтелгән яклауга һәм ышанычлы киләчәккә ия булды. Донбасста, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә узган референдумнар халык ихтыярының югары чагылышы булды. Анда яшәүче халыкның күпчелеге, Ватан белән аерылгысыз рухи һәм мәдәни бердәмлекне раслап, Россия составына керү өчен тавыш бирде.
Бүген без яңа тормыш төзибез. Тарихи территорияләрдә үткән сайлаулар шуны раслый: халкыбызны куркытып, аны ниндидер чикләр һәм сәяси хәлләр белән аерып булмаячак. Татарстан Республикасы, бернинди авырлыкларга да карамыйча, тугандаш төбәкләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтә: бергәләп шәһәрләрне торгызабыз, тыныч инфраструктура булдырабыз, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары өчен белгечләр әзерләүдә хезмәттәшлекне ныгытабыз. Бу – безнең уртак язмышыбыз һәм җаваплылыгыбыз.
Кадерле ватандашлар!
Бәйрәм көнендә барыгызга да сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим. Һәр йортта татулык һәм киләчәккә ышаныч хөкем сөрсен. Бәйрәм белән!»
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез