Газетага язылу
  • Фото: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Фәрид Абдулганиев Казандагы Иран Генконсулы Мөхәммәд Босраи белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев Иран Ислам Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Мөхәммәд Босраи белән очрашты. Генконсул Татарстандагы дипломатик миссиясен башлый.

Фәрид Абдулганиев Казандагы Иран Генконсулы Мөхәммәд Босраи белән очрашты

Иранның Казандагы Генераль консулын рәсми тәкъдим итү 1 октябрьдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Иран Ислам Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы Хокуклы Илчесе Казем Җәлали белән очрашуы кысаларында булды.

«Казандагы эшчәнлегегез кыска сроклы булуга карамастан, Генконсуллык катнашында инде күп кенә мөһим чаралар узды, – дип билгеләп үтте Фәрид Абдулганиев. – Бу – 29 сентябрьдә узган Россия һәм Иран арасындагы якты футбол матчы да, ә бер көн элек сезнең республика Дәүләт Советы утырышында мактаулы кунак буларак катнашуыгыз да. Анда Татарстан Рәисенең Юлламасы игълан ителде. Эш графигыгызның бик тыгыз булуы күренә».

Казанда 2007 елда ачылган Иран Генераль консуллыгы Татарстандагы икенче дипломатик вәкиллек булды. Егерме елга якын вакыт эчендә уртак проектлар, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек һәм гуманитар инициативаларның сизелерлек багажы тупланды. Узган ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 235,9 млн доллар тәшкил итте. Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясе экспортында Иран базары аерым урын алып тора.

Фәрид Абдулганиев республиканың социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләренә аерым тукталды. «Сез – санкцияләрнең нәрсә икәнен аңлатырга кирәк булмаган кеше, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы. – Ләкин кыенлыкларга карамастан, без позицияләрне саклап кына калмадык, республикада икътисадый үсеш тә күзәтелә. Ә 2027 елга үсеш бюджеты төзелде».

Әлбәттә, Татарстан Россия-Иран элемтәләрен ныгытуга үз өлешен кертә. Татарстан өчен Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Иран Президенты Мәсуд Пезешкиан җитәкчелегендәге югары дәрәҗәле делегациянең визиты мөһим вакыйга булды. Татарстан Иранның күп кенә провинцияләре белән актив хезмәттәшлек итә. Дәүләт Советы депутатлары даими рәвештә бәйрәмнәр уңаеннан оештырылган тантаналарда да, Иран халкының кайгылы вакыйгаларында да катнашып, теләктәшлек белдерә. Узган елның октябрендә Дәүләт Советы җитәкчелегенең Иран юстиция министры урынбасары, Иранның Дәүләт пенитенциар оешмасы башлыгы Али Фәрхәди һәм Иранның Ислам консультатив советының Суд-хокук комиссиясе җитәкчесе Мөхәммәд Сәргази белән очрашуы узды.

Казан шәһәрендәге Иран Ислам Республикасының Генераль консулы Мөхәммәд Босраи билгеләп үткәнчә, бүген Иран һәм Россия, әлеге хезмәттәшлек кысаларында Иран һәм Татарстан үзара эшчәнлеге югары дәрәҗәдә тора һәм төрле өлкәләрдә уңышлы үсә. Моннан тыш, Мөхәммәд Босраи сүзләренчә, бу хезмәттәшлек зур стратегик потенциалга ия. «Татарстан һәм Иран хезмәттәшлегенә килгәндә, тарих һәм тел уртаклыгы, шиксез, безнең мөнәсәбәтләрне киңәйтүгә этәргеч бирә», – дип ассызыклады Казандагы Иран Генконсулы.

Мөхәммәд Босраи Россиядә дүртенче тапкыр, ә Казанда беренче тапкыр булуын ассызыклады һәм республикадан зур тәэсирләр алуын җиткерде. «Парламент җәмгыятьнең сәяси мәдәниятендә мөһим роль уйный, ул – халык тавышы», – дип билгеләп үтте Генконсул. Ул шулай ук Казанда Иран Генконсуллыгы эшчәнлегенә һәрвакыт ярдәм күрсәткән өчен республика җитәкчелегенә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Очрашуда шулай ук Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Казандагы Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Радик Вахитов һәм башка рәсми затлар катнашты.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре