Республика парламенты башлыгының эш сәфәре П.А. Карпов исемендәге Болгар кадетлар мәктәп-интернатын караудан башланды. Учреждение 2003 елда һөнәри лицей базасында ачылган, анда «Яшь коткаручы» профиле буенча өстәмә кадет белеме бирелә.
Мәктәп «Үзебезнең пилотсыз системаларга ихтыяҗны стимуллаштыру» федераль проекты грантында җиңгән һәм гомуми бәясе 12 млн сум булган 2 уку сыйныфына җиһаз алган. Уку йорты мәктәп укучыларын пилотсыз очкычлар эшләргә, җитештерергә һәм эксплуатацияләргә өйрәтү өчен махсуслаштырылган инфраструктура белән җиһазландырылган республика мәйданчыкларының берсенә әйләнгән.
Хәзерге вакытта биредә 108 кеше укый, шуларның кырыклабы интернатта яши. Кадетлар даими рәвештә спорт ярышларында һәм республика дәрәҗәсендәге хәрби-патриотик чараларда җиңү яулыйлар.
«Балалар безгә укырга бик теләп керәләр, киләчәктә Ватанны сакларга әзерләнәләр. Укучылар күп килү сәбәпле, безгә Болгар шәһәренең икенче гомуми белем бирү мәктәбе базасында урнашкан мәктәп диварлары тыгыз. Без ата-аналар бергәлеге белән интернат, спорт залы, строй әзерлеге белән шөгыльләнү өчен плацлы аерым комплекс төзү мәсьәләсен күтәрдек», – дип сөйләде П. А. Карпов исемендәге кадет интернат-мәктәбе директоры. Дмитрий Челышев.
Бүген Фәрид Абдулганиев Спас тармак технологияләре техникумында булды. Дәүләт Советы Рәисе быел капиталь ремонт тәмамланган уку корпусын һәм тулай торакны карап чыкты. Соңгы биш елда биредә түбә алыштырылган, авария хәлендәге лаборатория корпусын сүткәннәр, янгын сигнализациясен, автодромны һәм спорт залын яңартканнар. Киләсе елга яңа лаборатория корпусын төзү нияте белән яшиләр. Хәзер финанслауны һәм проект эшләрен раслау бара.
Спас тармак технологияләре техникумында автомобильләргә һәм авыл хуҗалыгы техникасына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлауга, кунакханә сервисына, җәмәгать туклануы продукциясе технологияләренә өйрәтәләр. Биредә 300гә якын кеше белем ала.
«Спас районы – республикабызның энҗесе. 2014 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы нәкъ менә монда урнашкан, – дип искәртте Фәрид Абдулганиев журналистлар белән аралашканда. – Район, республика программаларында катнашып, актив позициядә тора. Киләсе елга күп нәрсәләр планлаштырылган. Инженерлык челтәрләренә, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясала. Бүген мәгариф өлкәсе объектларында булдык. Монда шундый үсеш булуын, Спас техникумында бик яхшы ремонт ясалуын күрү бик күңелле. Кадет мәктәбен һәм ул урнашкан икенче гомуми белем бирү мәктәбен карадык. Мәсьәләләрнең бер өлешен киләсе елга ук хәл итәбез дип килешә алдык. Бу бик мөһим».
Парламент җитәкчесе ассызыклаганча, мондый капитал салулар үз нәтиҗәләрен бирә. «Биредә укучы балалар яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Күпләр аннан соң уырга һәм белгечлек буенча эшкә бара. Булачак механиклар һәм тракторчылар класс тутырып укыйлар. Алар өчен барлык шартлар да тудырылган. Без аларның укудан соң районда калуларына ирешергә тиеш. Эшче һөнәренә ихтыяҗ бар. Хәтта тракторчы булырга өйрәнүче кыз да бар. Аларның эшсез калмаячагын яхшы аңлыйбыз», – диде Фәрид Абдулганиев.
«Безнең район – авыл хуҗалыгы һәм туристлар районы. Шуңа күрә безнең өчен нәкъ менә шушы өлкәләр өчен кадрлар әзерләү бик мөһим», – дип сөйләде республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәдә Спас районы башлыгы Роман Исланов.
Эш сәфәрендә шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Эмиль Гобәйдуллин һәм Фоат Вәлиев катнашты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез