Газетага язылу

Фәрид Абдулганиев: «Парламентка кертелгән бюджет проекты социаль юнәлешле булып кала»

2027 елга һәм 2028-2029 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советына кертелде.

Якын арада документ профильле комитетларга карау өчен җибәреләчәк. Шулай итеп, парламентта алдагы өч еллык чорга республиканың төп финанс законы буенча фикер алышу башлана. Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдуганиев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелгән өч еллык чорга республиканың төп финанс законына аңлатма бирде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрид Абдулганиев билгеләп үткәнчә, 7 октябрьдә республиканың төп финанс законы проекты буенча муниципалитетлар белән фикер алышачаклар, 8 октябрьгә парламент тыңлаулары планлаштырылган. Аннары профильле комитетлар утырышлары узачак, алар кысаларында бюджетны төп юнәлешләр буенча караячаклар. Шулардан соң Бюджет, салымнар һәм финанс  комитеты тарафыннан  җыелма бәяләмә бирелә, һәм закон проекты беренче укылышта карау өчен әзер булачак.

«Хәзерге вакытта парламентарийлар тәкъдим ителгән проектны җентекләп өйрәнә, әмма инде шуны әйтергә була – бюджет балансланган, – дип белдерде республика парламенты башлыгы. – Бу икътисадый тотрыклылыкны саклау, инфляцияне киметү һәм халыкның реаль керемнәрен үстерү өчен мөһим. Бюджет социаль юнәлешле һәм программаларга юнәлдерелгән булып кала. Төп финанс документында барлык социаль гарантияләрне һәм республика программаларын тулы күләмдә финанслау планлаштырыла».

2027 елга һәм 2028-2029 еллар план чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советының рәсми сайтында ачык кулланылышта урнаштырылачак.

Республика бюджеты белән бер үк вакытта Дәүләт Советына Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты да кертелде. Әлеге документ тексты белән, теркәлү процедурасын уздырганнан соң, Дәүләт Советы сайтында танышырга мөмкин булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре