Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Күргәзмәдә Фәридә Кудашева турындагы китаплар, җырлары тупланган дисклар, шулай ук аның шәхси әйберләре – сәхнә күлмәкләре, бизәнү әйберләре урын алган. Архивындагы фотолар да урнаштырылган.
Ачылышта Башкортстанның халык артистлары Зөлфия һәм Рөстәм Кудашевлар, Роберт Тимербаев, Дамирә Сәетова, «Нур» Уфа татар дәүләт театры директоры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирзәт Габидуллин катнашкан.
«Китапханәдәге ачылыш тантанасы «Ике аккош» республика музыкаль бәйгесенә башлангыч бирде. «Ике аккош» исеме — Фәридә Кудашева һәм аның тормыш иптәше, композитор һәм музыкант Бәхти Гайсинның Россиянең мәдәни мирасына зур өлеш керткән тугрылыклы иҗат берләшмәсен символлаштыра», – дигән Чишмә районы башлыгы Ришат Мансуров.
Сәхнәдә республиканың 15 район-шәһәреннән килгән 24 солист һәм 6 ансамбль чыгыш ясаган. Бәйгедә 14 яшьтән 68 яшькәчә 63 кеше катнашкан.
Фәридә Кудашева – башкорт һәм татар эстрадасы җырчысы, РСФСРның атказанган (1972), Башкортстанның халык (1968), Татарстанның халык (1990) артисткасы, Татарстан Республикасының Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1996).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез