Газетага язылу

Фәрит Абдулганиев Казахстан Республикасы көне уңаеннан котлау юллады

Бүген Казанда Казахстан Республикасы көне уңаеннан тантаналы кабул итү узды. Чараны уздыру тәкъдиме белән Казакъстанның Казандагы генераль консуллыгы чыкты.

Парламентның мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Абдулганиев исеменнән килүчеләрне истәлекле вакыйга белән котлады.

"Казахстанның тугандаш халкына, бу ил гражданнарына чын күңелдән зур уңышлар телим, - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин. – Татарстан һәм Казахстан төбәкләре арасында икътисад, социаль һәм гуманитар өлкәдә тыгыз элемтәләр урнашты. Безнең мөнәсәбәтләр нык һәм дустанә булып кала», – диде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Абдулганиев Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков адресына котлау телеграммасы юллады, аның текстын Фәрит Мөхәммәтшин укыды.  

«Борынгы традицияләргә таянып, 35 ел элек Казахстанның күпмилләтле халкы киң демократик үзгәртеп корулар һәм реформалар, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне үстерүдә дәвамчанлыкны саклап, һәрьяклы социаль-икътисади модернизация юлында үз сайлавын ясады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тугандаш халыклар арасындагы дустанә багланышлар дәрәҗәсен югары бәялиләр. Тарихи язмышларның, мәдәни, дини һәм тел традицияләренең уртаклыгына нигезләнгән безнең эзлекле диалог киләчәктә дә Казахстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы арасындагы үзара файдалы социаль-икътисади багланышларны саклап калырга һәм үстерүгә яңа этәргеч бирергә, ышанычны һәм үзара аңлашуны тагын да ныгытырга ярдәм итәр дип ышанам», – диелгән котлауда.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре