Төп үзгәрешләрнең берсе сезон дәвамында мобиль сәүдә объектын урнаштыру урынын үзгәртү мөмкинлеге булды. Элек эшмәкәрләр фудтракны бер ноктадан икенчесенә күчерә алмыйлар иде.
Габделганиев мобиль сәүдә объектларын күчерү мөмкинлеген «революцион үзгәреш» дип атады.
«Бу эшмәкәрләр өчен хәзерге вакытта сатып алучылар күбрәк булган урында эшләргә мөмкинлек бирә, бу керемгә турыдан-туры йогынты ясый. Димәк, якындагы елларда сәүдәнең әлеге сегменты үсәчәк, дип фаразларга мөмкин», - дип аңлатты Фәрит Габделганиев.
Татарстанда 500 меңгә якын үзмәшгуль исәпләнә. Салым ставкасы физик затлар өчен үз товарын сатудан алынган керемнең 4 процентын тәшкил итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез