Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин Алабуга халкын Сабантуй бәйрәме белән котлады

Бүген Алабугада узучы Сабан туен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тамаша кылды һәм район халкы бәйрәмне җиренә-җиткереп оештыруын ассызыклады.

«Алабугалылар Сабантуй бәйрәмен бик матур оештырган. Милли киемнәрен сандыктан алып киеп, рәхәтләнеп бииләр, җырлыйлар. Мин бу күренешкә бик шат», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Җитәкче Сабантуйның әһәмиятен дә билгеләде. Сабантуйның төп максаты — авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү, аларны данлау. Алабуга авылларында да бик уңган халык яши, тырышып эшли», — дип сөйләде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы белгечләренә теләкләрен дә җиткерде. «Яңадан чәчүләр сәбәпле, 3 көн элек кенә чәчү кампаниясен тәмамладык, ә кичә Алабуга районында яңгыр явып үтте. Авыл кешеләренә мул уңышлар, яхшы эш хаклары телим», — диде ул.

Милли бәйрәмдә Сабантуйның рәсми кунаклары «Алабуга» икътисади зонасында җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы белән танышты. Шулай ук хезмәт коллективлары, уку йортлары һәм авыл җирлекләре әзерләгән чыгышларны, күргәзмәләрне, мастер-классларны карадылар.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре