Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Казан Кремлендә производство алдынгыларына, күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләренә, иң яхшы табиблар, педагог, иҗат, фән-техника өлкәсе вәкилләренә, ветераннарга Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Тантанада 47 кеше парламент башлыгы кулыннан югары дәрәҗәдәге бүләкләр алуга иреште.
 Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән бүләк ияләрен котлап, чын мәгънәсендәге ватанпәрвәрләребезне, күренекле шәхесләребезне тантаналы төстә котлауның изге традициягә әйләнүен билгеләп үтте. “Бүләкләр тапшыру – күпмилләтле Татарстанның күпкырлы уңышларына зур өлеш кертүегезне югары бәяләү, – дип басым ясап әйтте ул. – Сез – җәмгыятебез авангарды, алдынгылар, республикада яшәүчеләрнең барчасы өчен үрнәк”.
 Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстанның югары темпта үсүе, күпкырлы икътисады барчабызның да зур тырышлык куюын таләп итә. “Татарстан – Россиянең терәк төбәге, – диде парламент башлыгы. – Сез – алдынгылар республика үсешендә мөһим роль уйныйсыз”.
 Дәүләт Советы Рәисе искәртеп үткәнчә, тантаналы чара зур халыкара вакыйга – 22-24 октябрьдә Казанда узачак БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты алдыннан уза. “Безгә ил җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән югары дәрәҗәдәге ышаныч бу”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
 Аерым алганда, Биектау районы хакимияте башлыгы ярдәмчесе Заһир Мөхәммәдиев “Ватан алдындагы казанышлар өчен” I дәрәҗә ордены медале, язучы Зиннур Мансуров, хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале белән бүләкләнде, Казанның Лобачевский исемендәге лицей укытучысы Ольга Романова “Россия Федерациясенең атказанган укытучысы”, Казанның 7 нче шәһәр балалар сырхауханәсе табиб-педиатры Анастасия Пономарева “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез