Бүген Югары Ослан районының «Зөя калкулыклары» тау чаңгысы комплексында XVIII тарихи техника фестивале ачылды. Республика җитәкчелеге исеменнән катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Ул ретро-ралли башланганыр алдыннан уникаль реставрация проектларын карады һәм тәкъдим ителгән автомобильләрнең хуҗалары белән аралашты.
Күргәзмәдә 300дән артык ретроавтомобиль һәм мотоцикл тәкъдим ителгән. Әлеге чараны ел саен уздыруның инициаторы – «Авторетроклуб-21» республика иҗтимагый оешмасы.
Быел фестиваль Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Екатеринбург, Краснодар һәм Россиянең башка төбәкләреннән борынгы автомобильләр һәм мотоциклларны җыйды. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда тарихи техника фестивален уздыру күркәм традициягә әйләнде.
Аның сүзләренчә, бу вакыйга илнең төрле буын автомобиль төзелешенә хөрмәт күрсәтү чарасы булып тора. Мәйданчыкта ЗИЛ, ЗИС, ГАЗ-21 «Волга», ГАЗ-69 һәм Советлар Союзында чыгарылган башка бик күп модельләр тәкъдим ителгән. Ул ассызыклаганча, коллекционерлар һәм ретротехниканы бәяли белүчеләр Казанга яхшы сакланган, каралган һәм бай тарихлы уникаль экземплярлар алып килгән.
Парламент җитәкчесе фестивальне оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде. Техниканы коллекцияләү һәм реставрацияләү зур тырышлык, кертемнәр һәм сирәк детальләр эзләүне таләп итә, дип ассызыклады ул. Аның сүзләренчә, фестиваль мәйданчыгы аралашу урыны гына түгел, ул күргәзмәдә тәкъдим ителгән кирәкле запас частьләр сатып алу өчен дә мөмкинлек булып тора.
Фестиваль кысаларында беренче тапкыр «Йолдызлы реставрация проектлары» күрсәтелде. Россиянең танылган коллекционерлары һәм реставраторлары күптән түгел тәмамлаган эшләрен күрсәтте, машиналарның тарихы һәм реставрацияләү барышында очрашкан кыенлыклар турында сөйләде. Тамашачылар өчен шулай ук автомобильләрне динамик күрсәтү оештырылды.
Фестиваль экспозицияләре арасында музейларның «Евгений Шаманский остаханәсе» (Мытищи), «Сугыш моторлары», «Ретро-Гаражъ ПСК-6» (Уфа) кебек күчмә коллекцияләре тәкъдим ителде. «Татнефть» СССР автомобильләре коллекциясен күрсәтте. Шулай ук фестивальдә А.Гнедин исемендәге тарихи техника музее һәм А.Дорофеевның «Auto Rancho» музееның экспонатларын да күрергә була.
Фестивальдә беренче тапкыр Мәскәүнең «Россия Федераль сак хезмәтенең махсус билгеләнештәге гаражы» музее катнашты. 2021 елда ачылган музей легендар бүлекчәнең тарихын саклый һәм дөнья автомобиль төзелешен өйрәнә. Экспозициядә Россия империясе, Советлар Союзы һәм хәзерге Россия лидерлары автомобильләре тәкъдим ителгән – император заманындагы Delaunay-Belleville һәм Mercedes машиналарыннан алып заманча Aurus автомобиленә кадәр, шулай ук совет чоры модельләре ЗИС һәм ЗИЛ.
РАФ судьялар коллегиясенең югары категорияле спорт судьясы Игорь Сухов җитәкчелегендә узган ретро-ралли фестивальнең аерым вакыйгасы булды. Автоспортчылар борынгы автомобильләргә утырып маршрутны төгәл узуда ярышты, республиканың истәлекле урыннарында булды һәм тарихи квестларда катнашты.
Игорь Сухов билгеләп үткәнчә, фестиваль үсә, ә Казан матурлана бара. Ул ассызыклаганча, быел трасса Татарстан башкаласының үзәгеннән уза һәм катнашучыларга шәһәрнең иң яхшы урамнарын күрергә һәм истәлекле урыннары белән танышырга мөмкинлек бирә.
Фестиваль программасында шулай ук концерт, шоу-программа, ретро-базар, «Автосабантуй», автомобиль һәм мотоцикл йөртүчеләр арасында транспорт белән идарә итү осталыгы конкурсы булды. XVIII тарихи техника фестивале ике көн дәвам итәчәк һәм иртәгә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез