Фәрит Мөхәммәтшин Әлфинәнең Яңа ел теләген үтәде

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Биектау бистәсеннән унике яшьлек кызның Яңа ел теләген үтәде.

Әлфинә циркка барып, артистларның сәхнә артында тамашаларга әзерләнүләрен күрергә хыяллана иде.
Әлфинәгә циркның тылсымлы сәхнәсе буйлап экскурсия оештырдылар. Кыз циркта эшләүче хайваннар белән танышты, дрессировщиклар һәм артистлар, сәхнә эшчеләре белән аралашты. Дрессировщик белән бергә Әлфинә ерткычлар янына читлеккә дә кергән!
Кыз циркның үзенчәлекле дөнья, зур тату һәм тынгысыз гаилә, шоуның якты утлары һәм сәхнә артында өзлексез тырыш хезмәт булуына инанган.
Цирк директоры Эльмира Булатова Әлфинәгә иммерсив спектакльгә - Казан дәүләт циркының революцион проектына чакыру билетлары бүләк итте. Бу спектакльдә йөрү, ул циркның икенче ягын ача һәм тамашачыларны бу гаҗәеп дөньяның белән таныштыра. Шулай булгач, Казан циркы белән танышу якын арада дәвам итәчәк. "Хыяллар тормышка ашарга тиеш!"- ди Эльмира Булатова.

«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе 2018 елдан бирле бөтен Россия буенча гамәлгә ашырыла һәм ел саен изге гамәлләр кылырга әзер меңләгән кешене берләштерә. Акцияне оештыручылар һәм башкаручылар тырышлыгы белән алты ел эчендә 210 меңнән артык баланың яңа ел теләге үтәлде.

Быел акция 2024 елның 15 ноябрендә башланды һәм 2025 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре