Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районы ветераннары һәм мактаулы гражданнары белән очрашты

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт шәһәрендә эш сәфәрендә, анда ул шәһәр һәм район советларының хисап утырышында катнаша. Эш сәфәре кысаларында ул Әлмәт шәһәре һәм районы ветераннары һәм мактаулы гражданнары белән очрашты. Аларның һәркайсы нефть шәһәренең һәм тулаем республиканың нефть төбәгенең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән.

Әлмәт районының мактаулы гражданы, СССР нефть сәнәгате министрлыгының мактаулы нефтьчесе, Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, Россия Энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре, «Татнефть» ААҖнең мактаулы нефтьчесе Әнәс Кыям улы Гыйматдинов күптән түгел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Ул озак еллар районның нефть тармагы үсешен җитәкләгән, партиянең икенче секретарь булып эшләгән. 1978 елда Әнәс Гыйматдинов «Татнефть» берләшмәсе генераль директорының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп билгеләнә. Бу җаваплы вазыйфада ул 21 ел эшли, хезмәткәрләрне торак һәм сабыйларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү, балалар ялын оештыру, хезмәт династияләрен үстерү һәм яңа Нефть һәм газ чыгару идарәләре өчен кадрлар формалаштыру мәсьәләләрен хәл итә.

Әлмәт районының мактаулы гражданины Лидия Рәхим кызы Старшинина нефть башкаласының мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән. 1970-1990 елларда мәдәният идарәсен җитәкли. Ул елларда районның күп кенә мәдәният учреждениеләре яңа заманча биналарга күчәләр, 4 балалар музыка мәктәбе,  сәнгать һәм  сынлы сәнгать мәктәпләре ачыла.

Марс Шәйхразый улы Җәләтов – Әлмәтнең һәм Әлмәт районының мактаулы гражданины, ТАССРның атказанган нефтьчесе, РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, 1985 елдан 2004 елга кадәр – 20 елга якын «Әлмәтнефть» нефть-газ идарәсен җитәкләгән. Бу елларда «Әлмәтнефть» идарәсе җитештерү нәтиҗәлелеге, энергияне сак тоту технологияләрен кертү, җитештерү процессларын модернизацияләү буенча лидерга әйләнә. «Әлмәтнефть» шәһәр инфраструктурасын үзгәртеп коруда да төп роль уйнаган. Яңа торак йортлар һәм мәктәпләр, балалар бакчалары һәм ял итү зоналары, пляж, заманча медицина үзәге һәм спорт комплексы, мәдәни-агарту һәм дини учреждениеләр – болар барысы да нефтьчеләр ярдәме белән ачылган. 

Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарга нык сәламәтлек һәм озын гомер,  Әлмәт һәм Әлмәт районы тормышында актив катнашып, тагын озак вакытлар «сафта калуларын» теләде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре