Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин Андрей Клишас белән очрашты

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФС Федерация Советының Конституциячел законлылык һәм дәүләт корылышы комитеты рәисе Андрей Клишас белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Парламентарийлар гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә турында федераль законның үз көченә керүенә бәйле рәвештә җирле үзидарә өлкәсендәге законнардагы яңалыклар турында фикер алыштылар. Әлеге законны эшләгәндә Дәүләт Советы депутатларының тәкъдимнәре исәпкә алынды.

Аерым алганда, Татарстан инициативасы белән федераль законга  сизелерлек үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә бөтен җирдә кертелә торган бер дәрәҗәле система урынына төбәкләргә җирле үзидарәне бер дәрәҗәле системага күчүне яисә, авыл һәм шәһәр җирлекләрендә җирле үзидарәне саклап калып ике дәрәҗәле системаны калдырыруны сайлау хокукы бирелде. 2027 елга кадәр төбәк һәм муниципаль норматив актларны җайлаштыру буенча җитди һәм җентекле эш алып барылачак, моның өчен эш төркемнәре һәм комиссияләр төзелде, юл карталары расланды. Бу эшкә Татарстан да кушылды.

Андрей Клишас, үз чиратында, хәзерге вакытта сенаторлар һәм Дәүләт Думасы депутатлары каравында булган закон проектлары турында сөйләде.

 Бу көннәрдә РФ ФС Федерация Советының Конституциячел законлылык һәм дәүләт корылышы комитеты рәисе Андрей Клишас Казанда эш сәфәрендә, ул Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды эшендә катнаша.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре