БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фәрит Мөхәммәтшин Арча районының элеккеге башлыгы Илшат Нуриевны бүләкләде
Бүген Илшат Нуриев Арча муниципалитет советы утырышында, Казан дәүләт аграр университетына җитәкчелек итү өчен, Арча районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын үзеннән төшерде. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аңа “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” медален тапшырды, дип яза “Татар-информ”.
“Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт һәм Дәүләт Советы исеменнән Илшат Нуриевка Арча муниципаль районы хакимияте вазыйфасындагы актив һәм нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерәсем килә”, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы.
Моңа кадәр Татарстан Ветеринария идарәсенә җитәкчелек иткән Алмаз Хисаметдинов Арча районы хакимияте башлыгы итеп билгеләнде.
Фикер өстәү
Фикерегез