Бүген Казанда күптелле укыту мохите белән дәүләти-хосусый партнерлык форматында гамәлгә ашырылган республикада беренче ачылган полилингваль белем бирү учреждениесе “Бала-Сити”ның ун еллыгына багышланган тантаналы чара узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин педагогларны, укучыларны һәм ата-аналарны истәлекле вакыйга белән котлады.
«Бүген Бала-Сити - сыйфатлы, уңайлы белем бирү мохите, ул педагогиканың заманча методлары белән традицияләрне берләштереп, укытучыларга да, тәрбияләнүчеләргә дә үсәргә мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
"Бала-Сити" коллективына Фәрит Мөхәммәтшин алга таба да үсеш, ә талантлы укучыларга һәм тәрбияләнүчеләргә - яхшы укырга, яңа белем һәм һөнәргә ия булырга теләп калды. «Безнең Татарстанның киләчәктә нинди булачагы нәкъ менә хәзерге буын белән бәйле, - диде ул».
Республика парламенты җитәкчесе “Бала-Сити” оешмасының генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Альбина Насыйровага аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Фәрит Мөхәммәтшин “Бала-Сити” коллективына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Альбина Насыйрова үзе дә Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Тантаналы чарада катнашучыларны һәм кунакларны мәгариф учреждениесе юбилее белән ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин котлады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез