Биредәгеләрнең барысы да бер мизгелгә генә булса да яшьлегенә кайтып килә. Алардагы дәрт-дәрман, яшәү көченә сокланмый мөмкин түгел. Казанның Филармония концертлар залында «Балкыш» Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең гала-концерты узды. Аңлашыла инде, быелгысы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.
Бәйрәм чарасында, фестивальнең оештыру комитетын җитәкләүче буларак, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Бөек Җиңү көнен олы бәйрәм дип атады ул һәм Татарстан Рәисенең сәлам хатын укыды. Рөстәм Миңнеханов әлеге фестивальне республика мәдәниятенең аерылгысыз өлеше дип атаган.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, өлкәннәрнең һәрвакыт хәрәкәттә булуы, күңелләре белән һәрвакыт яшь булып калырга тырышулары, республика халыкларының мәдәнияте һәм традицияләрен саклауга үзләреннән эчкерсез өлеш кертүләре сокландыра. Ә быелгы фестиваль Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.
– Бөек Ватан сугышы кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр ул. Бөтенебезне дә нидер бәйләгән. Кемдер якыннарын инде югалткан, кемнәрдер әле исән, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Еллар узган саен, чәчләргә дә чал өстәлә. Вакыт үзенекен эшли. Моннан 10 ел элек Татарстанда 80 мең ветеран булса, хәзер аларның саны 9 меңнән дә аз калды. Исән чакта истәлекләрне яшь буынга тапшырып өлгерергә кирәк.
Татарстан ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков, өлкәннәрне Җиңү көне белән котлап, фестивальдә катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.
– «Балкыш» фестивале – өлкәннәр өчен чын бәйрәм инде ул! 2012 елдан бирле оештырылып килүче фестиваль республиканың мәдәни тормышында лаеклы урынын тапты, танылды һәм татарстанлыларның мәхәббәтен яулады, – диде ул.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да өлкәннәргә чиксез соклануларын җиткерделәр. «Сез безгә яшәү көче бирәсез», – диде алар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез