Фәрит Мөхәммәтшин: “Бердәм Россия” мәктәпләр төзү һәм төзекләндерүне контрольдә тота”

Быел “Бердәм Россия” һәм Мәгърифәт министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылып килүче президент программасында 1277 мәктәп, 142 балалар бакчасы һәм 132 көллият катнаша. 33 объект буенча контракт төзелмәгән әле. Партиянең Генераль советы секретаре Владимир Якушев мәгърифәт министры Сергей Кравцов, “Яңа мәктәп” партия проекты координаторы Алена Аршинова һәм төбәкләр вәкилләре белән очрашуда шул хакта сөйләп үткән.

Видеоэлемтә режимында уздырылган киңәшмәдә “Бердәм Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, Мәгариф һәм фән министрлыклары вәкилләре, “Яңа мәктәп” партия проектының иҗтимагый советы әгъзасы Рөстәм Хәйбрахманов катнашкан.

“Мондый очрашулар даими уздырыла. Парламентта күпчелекне тәшкил итүче партия буларак, “Бердәм Россия”нең мәгариф учреждениеләрендә яңа уку елына әзерләнү мәсьәләләрен үз контролендә тотуын тагын бер кат раслый бу”, – дип билгеләп үткән “Бердәм Россия”нең төбәк бүлеге Секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Аның сүзләренә караганда, бүгенге утырыш барышында республикага нинди дә булса канәгатьсезлек белдерелмәгән.

Партиянең төбәк бүлеге Секретаре Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, Мәгариф һәм фән министрлыкларына проект-смета документларын вакытында әзерләүләре, федераль үзәк һәм Татарстанның финанслау мәсьәләләрен хәл кылуда катнашулары өчен рәхмәт белдергән. Фәрит Мөхәммәтшин республика хакимияте, Хөкүмәтенең бу мәсьәләләргә карата җитди мөнәсәбәттә булуын аерым басым ясап әйткән һәм мәктәпләр, балалар бакчаларын төзү, төзекләндерүне контрольлек итүгә ата-аналарны активрак җәлеп итәргә өндәгән.
Фәрит Мөхәммәтшин искәртеп узганча, хәзерге вакытта республикада – Казан һәм Чаллыда һәркайсы 1224әр урынга исәпләнгән ике зур мәктәп төзелеп килә. “Гаять зур объектлар бу. Министрлыклардан бу төзелешләргә аеруча игътибарлы булуларын сорыйм”, – дип билгеләп үткән Дәүләт Советы Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре