«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлавында мондый юллар бар:
«Без сезнең белән инде 24 ел Туган ил, аның тотрыклылыгы һәм үсеше хакына хезмәт итү, илкүләм мәнфәгатьләрне, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау юлыннан барабыз. Бу еллар дәвамында «Бердәм Россия» илнең әйдәп баручы сәяси көче статусын раслады, төрле караш һәм мәдәният кешеләрен илебез лидеры Владимир Путин, безнең уртак кыйммәтләр һәм идеяләр тирәсендә берләштерде».
Парламент җитәкчесе сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда партия эгидасында барлык дәрәҗәдәге көчле һәм әзерлекле депутатлар корпусы уңышлы эшли, системалы хокукый база формалаштырыла, илкүләм максатлар һәм партия проектлары, шулай ук халык тәкъдим иткән инициативалар гамәлгә ашырыла.
«Бердәм Россия»нең һәр вәкиленең битараф булмаган мөнәсәбәте һәм патриотизм хисе нәтиҗәсендә кешеләргә иртәгәсе көнгә ышаныч бирә торган әһәмиятле социаль һәм инфраструктура программалары булдырыла», – дигән Мөхәммәтшин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез