Бүген Кукмара районы ЗАГС бүлегендә 50 ел бергә яшәүче гаилә парларын бүләкләү тантанасы узды. Чара “Бердәм Россия көне” партия проекты кысасында узды. Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин юбилярларны – Хәбибуллиннар, Нуриевләр һәм Миңнекәевләр гаиләләрен котлады.
Парламент башлыгы аларга зур хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. “Бергә яшәү дә – зур хезмәт, дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Үземнән чыгып әйтәм, чөнки тормыш иптәшем Луиза Әкрам кызы белән инде 54 ел бергә яшибез. Кайда гына, нинди генә вазыйфаларда эшләсәм дә, ул һәрвакыт минем өчен таяныч булды”.
Кукмара районы хакимияте башлыгы Сергей Димитриев юбилярларга озын гомер, бәхет һәм гаилә иминлеге теләде. “Балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезне бары тик сөендерсен, барлык изге теләкләрем сезгә!” – диде ул.
50 ел бергә яшәү бәхетенә ирешкән гаилә парларын Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов та котлады. “Сез Кукмара районы икътисадын һәм авыл хуҗалыгын үстерү өчен күп тырышлык куйдыгыз, – дип басым ясап әйтте ул. – Шул ук вакытта мин иң элек күп балалар һәм оныклар тәрбияләп үстерүче ишле гаиләләргә шатмын”.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез