«Бердәм Россия» бөтенроссия партиясе Татарстан төбәк бүлегенең 36 нчы конференциясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу елның 8 сентябрендә Дәүләт Советына депутатлар сайлау уңаеннан үз фикерен әйтте.
«Без киләсе сайлауга республикада яшәүчеләрнең ышанычы һәм Татарстанда, республиканың һәр районында башкарылучы яхшы эшләр белән барабыз. Халык арасында үзебезгә карта ышаныч һәм абруйны арттырдык дип уйлыйм. Республикабыз киләчәктә дә үссен, алда торган бурычларны хәл итә алсын өчен, безнең алда әлеге ышанычны саклау һәм ныгыту бурычы тора», – диде парламент җитәкчесе.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, «Бердәм Россия» партиясе Татарстан һәм илебезнең төп терәге булды һәм булачак. «Татарстанда сайлаучылар тавыш бирү участокларына күпләп килер һәм безнең партия тарафдарларын хуплар дип ышанам», – диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, тавышларны санарга иртәрәк. «Тик шикләнмәгез, без беренче булачакбыз. Чөнки халык безгә ышана һәм теләктәшлек күрсәтә. Сәяси көрәштә башка партияләр дә актив катнашачак, әлбәттә. Сайлау мөмкинлеге дә кирәк. Бәлки, безнең партия тоткан урын яки башка эшләр белән канәгать булмаучылар да бардыр, аларны да ишетергә кирәк. КПРФ, ЛДПР, «Гадел Россия» һәм яңа – «Новые люди» партиясе дә сайлауда лаеклы катнашачак дип уйлыйм. Без беркемгә дә җиңелү теләмибез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез