Фәрит Мөхәммәтшин: "Без Беларусь төбәкләре белән хезмәттәшлекне үстерергә әзер»

Бүген Полоцк шәһәрендә Беларусь һәм Россия төбәкләренең XI форумы ачылды, анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша. Форумны оештыручылар – Россия  Федерация Советы һәм Беларусь Республика Советы. Чара Союз дәүләтенең төбәкара хезмәттәшлеге һәм инновацион икътисадын төзү темасына багышланган.

Форум ике көн дәвамында Белорусь Республикасының Витебск, Полоцк, Новополоцк шәһәрләрендә уза. Бүген берлек интеграциясенең хокукый нигезләрен ныгыту, инновацион медицина һәм фармацияне, агросәнәгать комплексын, туризмны үстерү, югары белем һәм фән өлкәсендә инновацияләр кертү, ике дәүләтнең технологик бәйсезлеген тәэмин итү, җиңел сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Фәрит Мөхәммәтшин «Союз дәүләтенең алга таба үсешен тәэмин итүнең мөһим юнәлеше буларак төбәкара хезмәттәшлекне үстерү» секциясе эшендә катнашты.

«Бүген парламентарийларның, Россия һәм Белорусь төбәкләре вәкилләренең традицион очрашуы икътисадта һәм базарларда бер-берсенә ихтыяҗ булуын тагын бер кат күрсәтте, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, форум кысасында журналистлар белән аралашканда. – Өстәвенә, безнең халыклар арасында Бөек Ватан сугышы еллары турындагы тарихи хәтер белән ныгытылган ныклы гуманитар элемтәләр бар. Сугыш башланган чорда 240 мең кеше яшәгән Полоцк шәһәрендә 1945 елда 118 кешедән торган төркем җиңүчеләрне каршы ала».

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан, Беларусь өлкәләре һәм муниципалитетлары арасында мөнәсәбәтләр актив үсеш ала. Хөкүмәтара һәм парламентара килешүләр төзелгән. Казанда Беларусь илчелегенең бүлекчәсе эшли. Быел Татарстан Республикасының Беларусь Республикасындагы вәкиллеге эше яңадан башланды, аның җитәкчесе итеп Илһам Кашапов билгеләнде.

Соңгы ун ел дәвамында Беларусь республикабызның иң мөһим тышкы сәүдә партнерлары санына керә: импортның гомуми күләме буенча икенче урында тора (гомуми күләмнән 7,4%), экспорт күләме буенча тугызынчы урында (3,8%). Татарстан һәм Белорусь эшлекле даирәләренең тыгыз мөнәсәбәтләрен үстерү безнең илләр эләккән Көнбатыш санкцияләре шартларында аеруча актуаль.

"Без республикада күп тапкырлар бизнес вәкилләрен кабул иттек һәм алар белән актив хезмәттәшлек итәбез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – Сәүдә әйләнеше 700 млн АКШ доллары дәрәҗәсенә чыкты. Беларусь тракторлары, комбайны, урып-җыю техникасы, аларга запас частьләр безнең базарда кирәк, шул ук вакытта белорус җитештерүчеләрендә Татарстанда чыгарылган һәртөрле продукциягә ихтыяҗ зур. Без барлыкка килгән элемтәләргә хөрмәт белән карыйбыз, бөек Россия һәм бөек Беларусь хакына мөнәсәбәтләребезнең кыйммәтен танып, алга таба да хезмәттәшлек итәргә әзер".

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин

Көн хәбәре